news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Наталия Фишман Татарстаннан башка ерак очалмаячак

«Внешэкономбанк» башлыгы Миңнехановка иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча федераль бюро төзү өчен Фишманны Татарстаннан җибәрергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов: Наталия Фишман Татарстаннан башка ерак очалмаячак
Ильнар Тухбатов/архив

(Сочи, 14 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Казанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча архитектура бюросы төзергә һәм Россия төбәкләреннән килгән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумында хәбәр итте.

«Фишманга без ярдәм итәчәкбез. Фишман республикадан башка оча алмаячак. Аның очышы бик кыска булачак. Без барысын да кабул итәргә һәм өйрәтергә әзер, күп кенә коллегалар моны раслар. Сезгә хөрмәтем зур булса да, Игорь Иванович, Фишманны тулысынча бирә алмыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов, «Внешэкономбанк» башлыгы Игорь Шуваловның Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманны җибәрү үтенеченә җавап биреп.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый бюро Казанда эшләнәчәк һәм аның проектларыннан Россия Федерациясенең барлык төбәк вәкилләре файдалана алачак. «Без бюроны Казанда булдырачакбыз, бу безнең уртак проектыбыз булачак һәм сезгә безгә килергә сәбәп булачак», — диде Татарстан Президенты.

Игорь Шувалов уңайлы шәһәр мохите үсешенә багышланган сессиядә чыгыш ясаганда, Татарстанда профессиональ кадрлар үсешенә зур игътибар бирелүен искәртте.

«Татарстанның уңышы, беренче чиратта, күп инвестицияләр тотып, хезмәткәрләрнең чит илләрдә белем алуы, идарә буенча махсус белем туплавы, чит ил стажировкаларына барулары белән бәйле. Без Татарстан командасы белән эшләгәндә, эшнең өзелеп калмаячагын беләбез», — диде Шувалов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча тәҗрибәсе Россия төбәкләрендә, нигездә, Ерак Көнчыгышта бик кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100