news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Наркомания ул – тамырыннан өзәргә кирәкле яман чир

Узган елда Татарстанда наркотиклар белән бәйле 3706 җинаять ачыкланган.

Рөстәм Миңнеханов: Наркомания ул – тамырыннан өзәргә кирәкле яман чир
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстанның полиция хезмәткәрләре наркотиклар белән бәйле 3706 җинаять ачыклаган. Законсыз әйләнештән 140 кг наркотик йолып алган. Аларны кулланучыларга тарату буенча 41 канал ябылган, шуларның 13е – транзит. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган министр Артем Хохорин белдерде.

2016 елның 9 июнендә Мәскәүдән Ижевскига наркотиклар китерү каналына чик куелган. “Малиновка” контроль-үткәрү пунктында ВАЗ-2114 автомобиленең ике кешесеннән (Удмуртия Республикасыннан) 126 грамм героин йолып алына. Бер атнадан шул ук постта полиция хезмәткәрләре “Порше Кайен” машинасын йөртүче һәм аның пассажирында (Сургуттан килгәннәр) 5 кг нан артык гашиш, 1 кг га якын амфетамин таба. Шул рәвешле, Мәскәүдән Татарстан аша Сургутка наркотиклар ташу каналы ябыла.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов наркотиклар әйләнешенә каршы тору буенча җитди бурычлар торуын ассызыклады. “Хәзер бу тулысынча сезнең җаваплылык зонасында”, - дип мөрәҗәгать итте һәм наркотик матдәләргә каршы көрәшнең министрлыкның барлык подразделениеләрендә өстенлекле бурыч булырга тиешлеген әйтте. “Наркобизнесны икътисади яктан тотып тору чыганакларын ачыклап, аларны бетерүгә юнәлдерелгән эшне арттыру зарур. Наркотикларның законсыз әйләнешеннән табышларның легальләшүенә чик куярга кирәк. Наркомания ул – тамырыннан өзәргә кирәкле яман чир. Бу юнәлештә балалар һәм яшьләр арасында профилактика эше кирәк. Җирле үзидарә органнары белән берлектә, министрлыкка нәтиҗәле чаралар комплексын уздыру зарур. Тулаем алганда, якын киләчәккә наркотикларга каршы җентекле план кирәк”, - дип белдерде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100