news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов намуссыз юл подрядчыларын җәзага тартырга кушты

Ачыкланган җитешсезлекләрне подрядчылар үзләре хәл итәргә тиеш, дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов намуссыз юл подрядчыларын җәзага тартырга кушты
tatarstan.ru

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны төзекләндергәндә закон бозуларга юл куйган намуссыз подрядчыларны җәзага тартырга кушты. Республика җитәкчесе бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Моңа кадәр юлларны ремонтлаганда ачыкланган хокук бозулар турында үз докладында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов, җавап итеп, яхшы юллар төзү кирәклеге турында искәртте, өстәвенә, моңа шактый күләмдә акча бүлеп бирелә, диде ул. Асфальт-бетон катнашмасының сыйфатын да, кулланыла торган технологияләрнең үтәлешен дә тикшерергә кирәк, дип өстәде Татарстан Президенты.

"Әгәр подрядчылар кагыйдә бозуларга юл куйса, аларны җәзага тартырга кирәк. Моның өчен бездә штрафлар каралган. Шулай ук подрядчылар үзләре дә кагыйдә бозуларны бетерергә тиеш", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100