news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» генераль директоры Рөстәм Нуриев белән очрашты

«Нәфис Косметикс» — көнкүреш химиясе һәм косметик продукция җитештерүче, аның җитештерү комплексы Казанда урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» генераль директоры Рөстәм Нуриев белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Рөстәм Нуриев белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу кысаларында компаниянең җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре, продукцияне экспортка чыгару үсеше, шулай ук предприятие куәтләрен модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар», диелә хәбәрдә.

«Нәфис Косметикс» — көнкүреш химиясе һәм косметик продукция җитештерүче, аның җитештерү комплексы Казанда урнашкан.


news_right_1
news_right_2
news_bot