news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда Siemens штаб-фатирында булды

Республика лидеры немец концерны технология офисы фотографияләре белән “Инстаграм”дагы язышучылары белән дә уртаклашты.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда Siemens штаб-фатирында булды. Республика лидеры немец концерны технология офисы фотографияләре белән “Инстаграм”дагы язышучылары белән дә уртаклашты.

Кадрларда Siemens штаб-фатиры холлында һәм башка бүлмәләрендәге төрле инсталляцияләр сурәтләнгән, шулай ук компания тарихындагы төп эшләнмәләр күрсәтелгән.

Искәртеп үтик, Татарстан Президенты ике көнлек эш сәфәрендә - Бавария башкаласында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot