news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Муниципалитетлар өчен бюджет дефицитсыз формалаштырылган»

Президент ТР Министрлар Кабинетында республиканың 2018 елга социаль-икътисади үсешен фаразлауга багышланган утырышта катнашты.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар планлы чорына социаль-икътисади үсешен фаразлауга багышланган ТР Министрлар Кабинеты утырышында катнашты.



Утырышта ТР икътисад министры Артем Здунов белдергәнчә, Татарстанда тулаем төбәк продуктының үсеше 103,9 процентка арткан һәм ул ел ахырына 2 триллион 72 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2017 елның 8 аенда Татарстан бюджетына салымнар рәвешендә 164,8 миллиард сум акча күчкән.

«Система эшли. Министрлыклар, муниципалитетлар дәрәҗәсендә зур эш башкарылды. Билгеле бер механизм, формалаштыру тәртибе бар. Без бердәм стандартны инде күп еллар дәвамында кулланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты акчаның сизелерлек өлеше федераль үзәккә китүен һәм моны исәпкә алырга кирәклеген әйтте.

Аның сүзләренчә, республика РФ Президентының «май указларын» үтәү өчен өстәмә акчалар алган. Аларны үзләштерү өчен республика Парламентындагы эшне активлаштырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100