Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Мумбайда «Хаҗи Али» мәчетендә булды
Рөстәм Миңнеханов мәчетне һәм аның тирәсендәге территорияне карап чыкты, намазга басты
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мумбайда (Һиндстан) «Хаҗи Али» мәчетендә булды.
Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов 18-19 ноябрь көннәрендә Һиндстанда эш сәфәрендә.
Татарстан Республикасы Президентына һәм аны озата йөрүче делегация әгъзаларына мәчет барлыкка килү риваятен сөйләделәр. «Хаҗи Али» мәчете – шәһәрнең тарихи истәлекле ядкәре, шулай ук Мумбайда төрле конфессия вәкилләре өчен хаҗ кылу урыннарының берсе булып тора. 2010 елда мәчет бинасы Мумбайның җиде могҗизасы исемлегенә кертелгән. Мәчеткә исеме кушылган Хаҗи Али исән чакта ук могҗизалар кыла торган булган, шулай ук Һиндстан территориясендә Ислам динен тараткан. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, ул Мәккәдән хаҗдан кайтканда вафат булган һәм үзенең җәсәден Гарәп диңгезенә салырга васыять иткән. Диңгез дулкыннары аның җәсәден яр буена чыгарган урында соңыннан «Хаҗи Али» мәчете салынган.
Рөстәм Миңнеханов мәчетне һәм аның тирәсендәге территорияне карап чыкты, намаз укыды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз