Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Мозер Тим» рәисе белән төбәктә фигуралы шууны үстерү турында сөйләште
«Мозер Тим» фигурлы шууны популярлаштыру, үстерүнең төбәкара иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, аңа нигез салучы Нина Мозер белән очрашу Казанда булды.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мозер Тим» фигурлы шууны популярлаштыру һәм үстерүнең төбәкара иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, аңа нигез салучы Нина Мозер белән очрашты. Очрашуда республикада фигуралы шууны үстерү өчен спорт инфраструктурасын булдыру турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте Йортында очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
2018 ел ахырында төбәктә Фигуралы шуу үзәген булдыру турында игълан иттеләр. Яңа боз сараенда академия дә булачак, анда фигуралы шуучылар тренировакалары узачак. Проектка Нина Мозер җәлеп ителүе турында да хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз