news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «моношәһәр» терминыннан баш тарту тәкъдимен хуплады

Татарстан Президенты «үсеш шәһәре» яки «инновацион шәһәр» төшенчәсен кертергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов «моношәһәр» терминыннан баш тарту тәкъдимен хуплады
tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «моношәһәр» терминын кулланудан баш тарту тәкъдимен хуплады. Телекүпер барышында шундый инициатива белән РФ ВЭБ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов чыгыш ясады.

«Моношәһәр» сүзеннән баш тартырга вакыт. «Үсеш шәһәрләре» яки «инновацион шәһәрләр»гә күчү, мөгаен, дөрес булыр», – диде Миңнеханов.

Бүгенге көндә Татарстанда моношәһәрләр дип танылган җиде торак пункт исәпләнә. Аларны алга таба үстерү өчен республика Моношәһәрләрне үстерү фондына гаризалар әзерли.

Телекүпер вакытында РФ ВЭБ башлыгы «моношәһәр» термины кимсетүле яңгырый, дигән фикер белдерде.

«Без моношәһәрләрне моношәһәрләр дип атарга теләмибез, алар шундый итеп аталсын - барысы да көнләшерлек булсын. Ә «моно» алкушымчасы кимсетүле яңгырый кебек. Юк, бу - иң тиз үсүче шәһәрләр. Без уйларбыз, сезнең белән дә киңәшләшербез, әгәр нинди дә булса фикер туса - безгә дә тәкъдим итегез», – диде Шувалов.

news_right_1
news_right_2
news_bot