news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: "МИЗлар оештыруда Төркия тәҗрибәсе - иң уңышлылардан берсе"

ТР Президенты белән Әнкара сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе очрашуы барышында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Төркия Республикасы махсус икътисади зоналар оештыру буенча уңышлы тәҗрибәгә ия.

Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкараның иң зур оешкан сәнәгый зонасы - "Синджан" эшчәнлеге белән танышкан вакытта белдерде. 

Сәнәгый зонаның штаб-фатирында Рөстәм Миңнеханов Әнкара сәүдә-сәнәгый палатасы рәисе Нуретдин Оздебир белән очрашты.  "Без Татарстанның РФда иң алга киткән төбәкләрнең берсе булуын беләбез, ул үзенең файдалы казылмалары белән генә түгел, алдынгы технологияләре белән дә мәгълүм, - диде Н.Оздебир, ТР Президентын сәламләп. - Сездә бик күп югары технологияле сәнәгать предприятиеләре тупланган һәм мин Әнкара бу юнәлештә Татарстан белән күп уртак проектлар тормышка ашыра ала дип уйлыйм".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан белән Әнкара арасында хезмәттәшлекне үстерү фикерен дә хуплады. "Россия базарының потенциалы бик зур һәм Татарстан аша Төркия компанияләре әлеге базарга килә алыр иде, - дип саный ТР Президенты. - Безнең Сәүдә-сәнәгать палаталарына актив эшләргә, уртак бизнес-сәфәрләр оештырырга кирәк".

«Синджан» зонасы штаб-фатирындагы очрашудан соң Татарстан делегациясе әгъзалары Әнкара Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән аралашты. Палата рәисе Нуретдин Оздебир Татарстан делегациясен һәм Рөстәм Миңнехановны сәламләп, «Синджан»га сәфәр өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Нуретдин Оздебир хәбәр иткәнчә, Әнкарада Төркия тулаем эчке продуктының  8 проценты җитештерелә.  Элекке “түрәләр шәһәре”  дип аталса да, ул, оештырылган сәнәгать зоналарын булдыру аркасында, илнең индустриаль үзәкләренең берсенә әверелгән. Мондый зоналарны булдыруны тәкъдим итүчеләр арасында Әнкара Сәүдә-сәнәгать палатасы да бар иде.

Нуретдин Оздебир сүзләренчә, Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары икътисад үсешенең зарури өлеше буларак мәгариф, белгечләр әзерләү һәм аларның квалификацияләрен арттыруга зур игътибар бирә. 

«Без дөньяның күп илләрендә булдык һәм Төркиянең мондый мәйданчыклар оештыру буенча тәҗрибәсе – иң уңышлыларының берсе дип әйтә алам, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Без сезнең белән тәҗрибә өйрәнүдә һәм төрек җитештерүчеләрен Татарстандагы шундый ук мәйданчыкларга җәлеп итү өлкәсендә дә эшли алабыз».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, быел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше, былтыргы белән чагыштырганда, артып, 600 миллион доллларга җитсә дә, алдагы елларда әлеге күрсәткечнең артыграк булганы бар иде. «Шуңа күрә безгә югарырак максатлар куеп, аларга ирешү юнәлешендә эшчәнлек алып барырга кирәк», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Уртак проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда төрек детальләреннән "Ford" автомобильләрен җыю, "Efes" компаниясесе эшчәнлеген, «ЕлАЗ»ның уртак предприятиесен һәм тракторлар җитештерү буенча «Чукуров» предприятиесен атады.

«Минемчә, төрек компанияләре хәзерге вакытта Россия базарында Европа һәм Америка компанияләре бушаткан урынны били алалар», - дип ассызыклады ТР Президенты.

«Синджан» зонасы җитәкчесе Әхмәд Кая мәйданчык турында шәрехләмә бирде.

Очрашу ахырында Әнкара һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. ТР Президенты катнашында документка  Сәүдә-сәнәгать палаталары рәисләре Шамил Агеев һәм Нуретдин Оздебир кул куйды. 

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot