news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Каһирәдә Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абдель Фәттах Ас-Сиси белән рәсми очрашуы узды.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
president.tatarstan.ru

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абдель Фәттах Ас-Сиси белән рәсми очрашты. Очрашу Каһирәдә “Аль-Иттихадия” сараенда узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Мисырга чакырулары һәм кунакчыллык өчен ихластан рәхмәтен җиткерде.

“Татарстан эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә ярдәм итәргә әзер. Безнең делегациянең Каһирәгә эшлекле сәфәре максаты - Россия – Мисыр багланышлары кысаларында икътисади хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен өйрәнү”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул кыскача гына Татарстан икътисады һәм инвестиция потенциалы белән таныштырды.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президентына еллык “Россия – ислам дөньясы: “Kazan-Summit” Халыкара икътисади саммиты турында сөйләде. Ул Халыкара саммитның Россия һәм мөселман илләре арасында икътисади хезмәттәшлек итүдә нәтиҗәле мәйданга әйләнүен әйтте. Татарстан Президенты шулай ук соңгы ике елда саммит кысаларында “Россия – Мисыр” түгәрәк өстәле оештырылуын да әйтте. Рөстәм Миннеханов Мисырның төрле бизнес оешмаларын һәм делегацияләрен Татарстанга чакырды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot