Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды
Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Мисыр эшмәкәрләре KazanSummit 2019 саммитына чакыру алды. Чакыру Каһирәдә “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында булды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләренә Россиягә, аерым алганда, Татарстан Республикасына булган кызыксынулары өчен рәхмәт әйтте. Ул аларны 2019 елның язында узачак “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара икътисад саммитына чакырды диелгән әлеге хәбәрдә
Форум ачылышында шулай ук Мисыр Гарәп Республикасы сәүдә-сәнәгать министры урынбасары Әхмәд Антар катнашты. Татарстанның сәүдә- икътисади һәм инвестиция мөмкинлекләрен бизнес-җәмгыятькә Татарстан вице-премьеры – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм республиканың сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев тәкъдим итте.
Мисырда Казан вертолет заводы һәм “КАМАЗ” ГАҖ продукциясен бик яхшы беләләр. Форумда катнашучылар Кама автогигантының яңалыклары, шулай ук Татарстанда суднолар төзелеше мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Татарстан белән Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзалану быелгы “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумының финалы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз