Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мишустинга Татарстанда ковид вазгыяте турында хәбәр итте
Мишустин Татарстан Президентына Евразия хөкүмәтара советы чараларын оештырган өчен рәхмәт белдерде.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашу үткәрде. Әңгәмә Казан ратушасында узды. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Миңнеханов төбәктәге эпидемиологик вазгыять турында хәбәр итте. Хәзер көн саен авыру йоктыруның уртача 30-35 очрагын ачыклыйлар. Вакцинация үткәрү яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә өстенлекле булып тора.
«293 мең вакцина комплекты алынды, Татарстанда 234 мең кеше прививка ясатты. Көн саен 5 меңнән артык кешегә вакцина ясата. Без бу саннарны арттыру өстендә эшлибез», — диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт рәисенә РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Министрлар Кабинеты тарафыннан оператив рәвештә эшләнгән федераль ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.
Мишустин Татарстан Президентына Евразия хөкүмәтара советы чараларын оештырган өчен рәхмәт әйтте.
Искәртәбез, Россия Премьер-министры Казанга 29-30 апрельдә узачак совет утырышында катнашу өчен килде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз