news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Минзәлә елдан-ел матурая бара”

ТР Президенты Минзәлә халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм 2009 елда ачылган зур мәйданда үтте.
Республика башлыгы тантананың рәсми ачылышына кадәр сәүдә рәтләрен карады.
Минзәлә районында яшәүче һәр милләт вәкиле олы кунакларга үзенең милли ашларын тәкъдим итте. Боларның барысы да халык җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Минзәлә районы сулыкларында яңа гына тотылган ике метрлы җәеннәр, шулай ук йорт куяннары, кәҗә һәм тәкәләр асрала торган мини-фермалар Рөстәм Миңнехановның игътибарын аеруча нык җәлеп итте.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Гиоргий Куприянов якташларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул авыл хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе белән тәбрикләде һәм соңгы елларда районда уңай үзгәрешләр күзәтелүен билгеләп үтте. “Авылга яшьләр кайта башлады, күп кенә спорт һәм мәдәни-ял учреждениеләре сафка басты, торак йортларны ике контурлы казаннар белән җиһазландыру программасы үтәлде, юллар төзекләндерелә, күп катлы йортларга капиталь ремонт ясала”, - диде ул.
“Минзәлә елдан-ел матурая бара. Бүген без шәһәргә бик тә кирәкле ике социаль объекта булдык. Биредә бик матур бәйрәм оештырылган. Боларның барысы да безне куандыра”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау адреслы республика программасын гамәлгә ашыруга һәм ел әйләнәсе эшләүче “Полянка” шәһәр яны лагерен төзүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгы Гиоргий Куприянов, шулай ук төзелеш оешмалары вәкилләре ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.”Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен” ТР Премьер-министры уранбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиевка Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданины исеме бирелде.
Бәйрәм җирле аэроклуб парашютчыларының күрсәтмә чыгышы һәм район алдынгыларына бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot