news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Минскига килде

Эш визиты ике көн дәвам итәчәк.

 (Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскка ике көнлек эш визиты белән килде (Беларусь Республикасы). Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашу һәм эшлекле сөйләшүләр үткәрү каралган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөртүче затларның "«Белкоммунмаш» холдингының идарә компаниясе" ААҖ, "«Минск моторлар заводы» холдингының идарә компаниясе" ААҖ кебек Беларусь сәнәгать предприятиеләренә баруы һәм Югары технологияләр паркы эшчәнлеге белән танышуы көтелә.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100