news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Минскида Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр китерде

Татарстан җитәкчесе Беларусьта эш сәфәре кыла.

 (Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Беларусьта эш сәфәрендә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Минскида Җиңү монументы төбенә венок куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Минскида монумент-обелиск Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм Совет Армиясе сугышчылары, сугыш елларында һәлак булган партизаннар һәм дошманга каршы яшерен оешмада эшләүчеләр истәлегенә 1945 елда Җиңү мәйданында куелган булган. Һәйкәл 38 метр биеклектә булып, соры гранит белән тышланган һәм иң өстендә бик зур Җиңү ордены сурәтләнгән. Нигезенең 4 ягында бронза горельефлар эшләнгән, ягъни чыгынкы итеп күренешләр сурәтләнгән: “1945 елның 9 мае”, “Һәлак булган батырларга дан”, “Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясе”, “Белоруссия партизаннары”. Монумент авторы - архитекторлар Г.Заборский һәм В.Король.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100