news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Минск шәһәренә эш сәфәренә килде

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас белән очраша.

Рөстәм Миңнеханов Минск шәһәренә эш сәфәренә килде
tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәренә эш сәфәренә килде. «Минск» аэропортында аны Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Игорь Ляшенко һәм Россиянең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Мезенцев каршы алды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Минскның җәмигъ мәчетенә барачак, шулай ук Беларусь Республикасы татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак.

Иртәгә, 12 декабрьдә, Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас белән очрашуы көтелә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты «БЕЛАЗ» предприятиесенә (зур йөк махсус техникасын җитештерү) һәм «Великий камень» индустриаль паркына барачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы Тарих музеена да барырга җыена.


news_right_1
news_right_2
news_bot