Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Мин Универсиада 2013 иминлеген гарантиялим"
Республика Президенты Уеннарга әзерлек барышы һәм Татарстандагы вәзгыять турында сөйләде
(Мәсәкү, 26 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Универсиада 2013 куркынычсызлыгы барлык урыннарда да тәэмин ителәчәк, моның өчен барлык хокук саклау органнары структуралары эшли, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "ВВС" ("Британская телерадиовещательная корпорация») белән әңгәмәсендә. Ул шулай ук быел 24 нче октябрьда Казанда үткән махсус операция вакытында махсус хезмәтләрнең эш-гамәлләрен югары бәяләде.
ТР Президенты билгеләвенчә, Универсиада 2013 куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча план, спорт ярышларын уздыру планы кебек, шулай ук катлаулы һәм күпкырлы.
"Без федераль Хөкүмәт белән эшлибез, барлык хокук саклау структуралары эшкә җәлеп ителгән. Һәм мин Уеннар вакытында барлык урыннарда иминлек тәэмин ителәчәген гарантиялим", - дип билгеләде Р.Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз