Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов милли сәясәт стратегиясе буенча федераль планга идеяләр кертүне сорады
Татарстанда РФ Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру эшен көчәйтергә өндәде.
Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча федераль планга идеяләр кертүне сорады. Бу хакта ул Казан Кремлендә "2016-2018 еларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм алдагы өч елга өстенлекле бурычлар турында" темасына ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында әйтте.
“Милли сәясәт темасы һәрвакыт әһәмиятле һәм катлаулы тема булып кала, чөнки бөтенесен дә алдан күрү мөмкин түгел”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул РФ Президенты Администрациясе, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык белән бу мәсьәләдә һәрвакыт үзара аңлау булганын әйтте.
“Федераль чаралар планына да бездән ниндидер идеяләр кирәктер. Үз инициативаларыбызны федераль планга кертергә тырышачакбыз”, - диде Президент. Ике атна эчендә район һәм шәһәр башлыкларына тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.

“Бу бик җитди документ. Әзерләнгән программаны нигезгә алырга тәкъдим итәм, ләкин без аны федераль чаралар планын алгач кына раслаячакбыз. Указны җентекләп, игътибар белән өйрәнеп, безне һәрвакыт кызыксындырган моментларны күрсәтү кирәк”, - дип белдерде Миңнеханов.
Төбәкләрдә һәм муниципалитетларда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру бурычлары РФ Президенты Указы нигезендә быел 6 декабрьдә 2025 елга кадәр илкүләм милли сәясәт стратегиясенә керткән үзгәрешләрне исәпкә алып билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз