news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Милли проектларны тормышка ашыру Советы утырышында катнашачак

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Мәскәүгә килде.

Рөстәм Миңнеханов Милли проектларны тормышка ашыру Советы утырышында катнашачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Милли проектларны тормышка ашыру Советы президиумы утырышында катнашачак. Аны Мәскәүдә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев уздырачак. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Россия Хөкүмәте карарларын башкару турында фикер алышачаклар”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Утырышта федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашачак. Утырышта РФ транспорт министры Евгений Дитрих, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Россиянең табигый байлыклар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot