news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов "Милли концерт академиясе" белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты

NCA җитәкчелеге белән очрашу Татарстан Президентының Хельсинкига эш сәфәре кысаларында узды.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига (Финляндия) эш сәфәре кысаларында NCA («Милли концерт академиясе») компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Шул хактагы мәгълүмат республика башлыгы сайтында урнаштырылган.

Әңгәмә барышында яклар үзара хезмәттәшлек һәм Татарстанда уртак проектларны үстерү перспективалары хакында фикер алышты.

Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

  • NCA концертлар оештыру өлкәсендә 1998 елдан бирле эшли. Академия ел саен йөздән артык чара үткәрә. 20 ел эшләү дәверендә NCA «Идел өстендә рок», «Безнекеләр шәһәрдә», «80нче еллар дискотекасы» һ.б. зур музыкаль фестивальләр оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100