news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Милли китапханә өчен кулай урынны атады

“Казан” милли-мәдәни үзәге тәртипкә китерелгәч, биредә Милли китапханә эшләячәк, диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Милли китапханә өчен кулай урынны атады
president.tatarstan.ru

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). “Казан” милли-мәдәни үзәге тәртипкә китерелгәч, төзекләндерелгәч, биредә Милли китапханә эшләячәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы территорияне төзекләндерү, ямьләндерү барышы белән танышканда, шул хакта белдергән. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу урынны төзекләндерү эшләрен финанслауны “ТАИФ” җәмгыяте үз өстенә алган.

Фукс скверы янындагы тау битен төзекләндерү турында 2017 елның июнендә сүз башлана. Ул вакытта Татарстан Президенты, “ТАИФ” компаниясе җитәкчелеге белән “Казан” милли-мәдәни үзәге янында күп катлы җир асты парковкасын төзү барышы белән танышкан.

Сквер һәм тау битен төзекләндерү бәясе 123,4 млн сум тәшкил иткән.

“Биредә булган һәркем бу объектка бәя бирер дип уйлыйм. Бу 1 мең машинага исәпләнгән яхшы заманча паркинг. Монда машина юу урыны да, башка шартлар да тудырылган. Паркинг ике яклап чыгу мөмкинлеге булуы белән уңайлы. “ТАИФ”ка комплексны төзегәне өчен генә түгел, территорияне дә ямьләндергәне өчен рәхмәт. Бу Казанның матур урыннарының берсе булыр дип ышанам”, - дигән Рөстәм Миңнеханов.

“Казан” милли-мәдәни үзәге төзекләндерелгәннән соң, биредә Милли китапханә булачак. “Без төрле вариантларын карадык, әмма Милли китапханә өчен моннан да яхшырак урын юк. Бу географик яктан да уңайлы, китапханә – кеше килергә тиешле урын ул. Бирегә җәяү дә, машина белән дә, велосипедка утырып та килеп була. Бездә кыйммәтле әдәбият бик күп, аны саклау буенча тиешле шартлар тудыру мәсьәләсен хәл итү кирәк”, - дип әйткән Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100