news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Милли аш-су юнәлешендә тагы да ныграк эшләргә кирәк

«Иң яхшы ресторан өйдә инде», - ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Милли аш-су юнәлешендә тагы да ныграк эшләргә кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Милли аш-су юнәлешендә тагы да ныграк эшләргә кирәк. ТР Президенты бу хакта «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумының пленар утырышында әйтте.

«Китаплар, укыту программалары — алар бик кирәк. Безгә, сезгә килгән кеше татар ризыгын ашап караса, „кайда ашап була“ дип гел сорый. Иң яхшы ресторан өйдә инде. Әниеңме, хатыныңмы пешергәне… Шуннан да тәмле ризык юк. Үзебезнең ризыгыбызны ашыйсы килә», — ди Рөстәм Миңнеханов. Ул «балачакта ашаган ризыкны бернинди ресторан да алмаштыра алмавын» әйтте.

Президент милли ризыклардан күргәзмә әзерләгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. «Бик матур күргәзмә. Әзерләнгәнсез. Без шундый милләттәшләребез барлыгына шатланабыз. Сезгә таянабыз, милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне сакларга шундый кешеләр кирәк», — диде.



Галерея: Заседание форума «Деловые партнеры Татарстана»
news_right_1
news_right_2
news_bot