news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов милләт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Президенты VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кунакларын бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов милләт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды
president.tatarstan.ru

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Казанда 18-20 майда VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Форум пленар утырышының икенче өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Г.Камал театрында  VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Президенты татар милләте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем – мәдәниятне һәм рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен:

1. Гаффаров Ильяс Вагыйзь улы – Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәренең 92 нче мәчет-мәхәллә имам-хатыйбы, «Сөмбелә» ансамбле җитәкчесе, Магнитогорск шәһәре «Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе концертмейстеры бүләкләнде.

2. Шәйхәйдәров Рафис Муллаатдар улы – Башкортостан Республикасы Балтач мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе, Балтач муниципаль районы «Район Мәдәният сарае» муниципаль автоном учреждениесенең XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) музее мөдире бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары белән:

1. Алтай крае мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе – Барнаул шәһәре җәмигъ мәчете мәхәлләсе имам- хатыйбы, «Алтай крае татарларның милли-мәдәни төбәк мохтарияте» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Әхмәтгалиев Фәһим Мәснәви улы бүләкләнде.

2. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Зарипов Ислам Әмир улы бүләкләнде

3. Канаш шәһәре, Чувашия Республикасы - «РЭМИСС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Йосыпов Минхәйдәр Абдулкаюм улы бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100