news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Милена Быкованы Универсиадада җиңүләре белән котлады

Сноубордчы Милена Быкова параллель слаломда алтын медаль, гигант слаломда көмеш медаль яулады.

Рөстәм Миңнеханов Милена Быкованы Универсиадада җиңүләре белән котлады
архив

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Универсиадада алтын һәм көмеш медальләр яулаганнан соң, сноубордчы Милена Быкованы һәм аның тренеры Дмитрий Салагаевны, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якуповны котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов телеграмма юллады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Красноярскида уза торган Бөтендөнья кышкы универсиадасында сноубордчы  Милена Быкова параллель слаломда алтын медаль, гигант слаломда көмеш медаль яулагач, Татарстанның спортчы җәмәгатьчелеге чын күңелдән сөенә", диелә әлеге телеграмма текстында.

Республика җитәкчесе сүзләре буенча, Быкованың җиңүе - күп еллар дәвамында шөгыльләнү һәм тренерларның белемле эшчәнлеге нәтиҗәсе ул. Президент професиональлек өчен рәхмәт әйтте.

"Сезнең белән горурланабыз. Яңа җиңүләр, максатка ирешү өчен энергия һәм көч телибез", - дигән Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100