news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Михаил Пиотровскийга «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденын тапшырды

Сезнең безгә һәрвакыт ярдәм итүегезне күреп торабыз, сезнең белән бергә әле тагын бик күпне эшли алачакбыз, диде тантанада ТР Президенты

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийга Республиканың төп бүләген – «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденын   тапшырды. Тантана Казан Кремленең каминлы залында узды.

Михаил Пиотровскийны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов әлеге ел Татарстан өчен дә, музей өчен дә үзенчәлекле икәнен билгеләде. Эрмитажның Казандагы бүлекчәсенә 10 ел тула, шул дистә ел дәвамында Татарстан Дәүләт Эрмитажы директорының ярдәмен сизде.

Рөстәм Миңнеханов Михаил Пиотровскийга «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденын тапшырды. «Бу орденның шундый бөек кешегә бирелүе безгә бик шатлыклы. Сезнең безгә һәрвакыт ярдәм итүегезне күреп торабыз, сезнең белән бергә әле тагын бик күпне эшли алачакбыз - дип мөрәҗәгать итте Эрмитаж директорына ТР Президенты. - Эрмитаж – безнең дәүләтнең уникаль байлыгы, һәм безнең бердәм эшебез аркасында, аның белән Санкт-Петербургта яшәүчеләр генә түгел, ә аннан читтә яшәүчеләр дә таныша ала».

Михаил Пиотровский Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм «Эрмитаж Казан» үзәгенең уңышлы булуын ассызыклады. «Бу безнең уртак проектыбыз - иң беренчесе, ә хәзер аны безнең башка төбәкләрдәге мәйданчыкларга үрнәк итеп куябыз», - диде М.Пиотровский.

«Без дәрәҗәне төшермәскә тиеш, Эрмитаж девальвацияләнергә тиеш түгел», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Бүген Михаил Пиотровский Казанда «Гасырлар нәтиҗәсе. 1820-1890 еллардагы тарихилык чорында рус сәнгате» күргәзмәсен ачуда катнаша һәм «Гарәпне өйрәнү фәне һәм заманча сәнгать» темасына лекция укый.

Бу хакта ТР Президнты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100