news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов мигрантларны урнаштыру үзәге төзү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде

Бу мөрәҗәгать белән коллегия утырышында министр Артем Хохорин чыкты.

Рөстәм Миңнеханов мигрантларны урнаштыру үзәге төзү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга чит дәүләтләрдән килгән кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен яңа үзәк кирәк. Хәзер гамәлдә булганы кирәк кадәр сыйдыра алмый һәм тиешле таләпләргә җавап бирми. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында министр Артем Хохорин белдерде.

“Тиздән халыкара вакыйгалар узачагын күздә тотып та, хәзерге үзәк тиешле таләпләргә җавап бирми, өстәвенә бар кешене сыйдыра да алмый. Аның үткәрүчәнлек сәләте нормадан ике мәртәбә түбән. Чит илдән килүчеләрне вакытлыча тоту үзәген төзү мәсьәләсе инде берничә ел рәттән күтәрелә, әмма хәл ителми”, - диде министр. Ул быел февраль аенда бу мәсьәлә буенча Россия Президенты Аппаратыннан вәкилләр киләчәген хәбәр итеп, бу мәсьәләне хәл итүдә Рөстәм Миңнехановка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан Президенты үзенең чыгышында мигрантларны вакытлыча тоту учреждениесен булдыру бурычын быел хәл итәргә вәгъдә бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100