Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы ачылышында катнашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия делегациясе составында Япониягә ике көнлек эш сәфәре дәвам итә.
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә ике көнлек эш сәфәре кысаларында Киото шәһәрендә Халыкара конференция үзәгендә“Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара еллык форумының тантаналы ачылышында катнашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы материалларына сылтама белән Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумы рәсми булмаган нигездә фән һәм техниканы кулланып, дөньякүләм проблемаларны чишүдә ачык фикер алышу мәйданы булып тора.
Форумның быелгы махсус кунаклары – Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, "Royal Dutch Shell Plc" директорлар советы рәисе Чарльз Холлидей һәм башка рәсми затлар.
Япония Премьер-министры Синдзо Абэ инновацияләр һәм технологияләр үсешенең киләчәге һәр илдән генә түгел, бөтен дөньядан торуын һәм бергә көч куйганда гына дөньяны яхшыртып булачагын билгеләп үтә.
Аркадий Дворкович үз чыгышында Япониянең Азия – Тын океан төбәгендә, аеруча фән һәм технологияләр өлкәсендә Россиянең төп партнеры булуын, икәнлеген җиткерде. Аерым алганда, ул Россиянең үз казанышларын Россиядә 2018 елда футбол буенча узачак дөнья чемпионат уздырганда пилотсыз автомобильләр белән күрсәтәчәген хәбәр итә.
“Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумы үз эшен 1-3 октябрь көннәрендә дәвам итә. Бу көннәрдә халыкара экспертлар эшчәнлекләрен “Нефть һәм Газ перспективаларының киләчәге”, “Ясалма интеллект”, “Океан”, “Киләчәк наноматериаллары”, “Яңа транспорт һәм мобиль системасы” кебек темаларга багышлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз