news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә хатын-кызның роле аеруча зур

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы башланды.

Рөстәм Миңнеханов: Җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә хатын-кызның роле аеруча зур
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Сәламләү сүзләрен ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев укыды.

Татарстан Президенты соңгы бер гасырның хатын-кыз өчен мөмкилекләр ачылу чоры булуын ассызыклады. "Гаилә учагын саклауда, бала тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә аеруча зур", диелгән сәламләүдә.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының Президиумы, мандат комиссиясе, хисап комиссиясе, секретариат сайланды. Президиумда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Кыргызстан, Австралия вәкиләре бар.

Беренче чыгышны күренекле галимә Тәэминә Биктимерова ясады. Аның чыгышы I Бөтенроссия татар хатын-кызлары съезды турында мәгълүмат бирде.

  • Съездда 500дән артык делегат катнаша. Иң күп санлы делегация - Башкортстаннан. Кадрия Идрисова хәбәр итүенчә, делегатларның уртача яше 42 яшь. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100