Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Мэр гына түгел, урындагы түрәләр дә эшкуарларга ярдәм итәргә тиеш
ТР Президенты бизнеска ярдәм күрсәтү өстәмә эш урыннары булдыруга һәм бюджетка кергән акчаның артуына китерүен искәртте.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Казан мэры гына түгел, урыннардагы түрәләр дә эшкуарларга ярдәм итәргә тиеш. Ул өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 32нче сессиясендә шул хакта сөйләде.
«Казанда сораштыруда катнашучыларның 50 проценты кече һәм урта бизнес буенча административ киртәләр булуы турында әйтте. Биредә мэр һәм аның тирәсендәгеләрнең генә түгел, барлык хезмәтләр һәм структураларның да кече һәм урта бизнеска йөз белән борылырга тиешлегебезне аңлавы зарур», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов тагын берничә сан китерде. Респондентларның 18 проценты вазифаи затларның алдан барлыкка килгән күзаллау нигезендәге ялгыш мөнәсәбәттә булуы турында әйткән, 13 проценты законсыз бүләкләр һәм артык документлар таләп итүләренә зарланган.
«Казанда иң зур процент булмаса да, административ киртәләр бар. Мин федераль коллегаларга да, прокуратурага да бу мәсьәләләрне контрольдә тотуларын сорап мөрәҗәгать итәм», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан мэриясе хезмәткәрләре генә түгел, урыннардагы түрәләр дә эшкуарларга ярдәм күрсәтү өстәмә эш урыннары булдыруга һәм бюджетка кергән акчаның артуына китерүен аңларга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз