Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Менделеевскиның илле еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашты
Татарстан Президенты "Ушков утраулары" паркының ачылышында һәм социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортны тапшыру тантанасында чыгыш ясады.
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск шәһәренә нигез салынуга илле ел булу уңаеннан бәйрәм чараларында катнашты.
Республика Президенты матбугат хезмәте җиткергәнчә, бәйрәм кысаларында "Ушков утраулары" паркы ачылган. Тойма елгасы буендагы элеккеге сәнәгать зонасы булган территориядә яңа җәмәгать урыны булдырылган. Ул төрле шәһәркүләм чараларны үткәрү өчен исәпләнгән. Биредә махсус сукмаклы җәяү йөрү зонасы, бакча, эскәмияләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган.
Паркны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу шәһәр өчен бик мөһим урын, чөнки аны төзекләндергәндә, җирле халык фикере исәпкә алына.
Аннан Татарстан Президенты эшлекле сәфәрен чираттагы пунктта - социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында дәвам итте. Фатир ачкычларын 68 гаилә алды.
Шәһәрнең илле еллыгы уңаеннан төп тантаналы чара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда оештырылган иде.
Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, район тарихи яктан илнең химия сәнәгате буган үзәкләренең берсе булып тора. Ул игътибар иткәнчә, 2018 елда җирле Л.Карпов исемендәге химия заводына нигез салынуга 150 ел була.
Бәйрәм чарасының азагында районның берничә кешесе Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз