Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов медицина тармагына карата шикаятьләргә игътибарлы булырга өндәде
"Халык контроле" системасы аша килгән хәбәрләрдә сәламәтлек саклау тармагы буенча мөрәҗәгатьләр саны 46 процентка арткан.
(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина тармагына карата халыктан килгән шикаятьләргә игътибарлы булырга кушты. Бу хакта ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Мәҗбүри медицина иминияте фондына 1960 шикаять килгән. Шуларның 589ында медицина оешмалары эшчәнлеге белән канәгатьсезлек белдереп язганнар.
Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту белән бәйле 575 шикаять, медицина ярдәменең тиешле сыйфатта булмавына кагылышлы 190 шикаять, түләүле хезмәтләрне көчләп тагу белән бәйле 138 шикаять килгән.
"Халык контроле" системасы аша да халыкның кәефен беләбез, бик күп кисәтүләр алабыз. Сәламәтлек саклау тармагы буенча мөрәҗәгатьләр саны 46 процентка арткан. 1621 мөрәҗәгать теркәлгән. Аларның төп өлеше - 45 проценты - электрон юл белән табибка язылуда кыенлыклар белән бәйле. Медицина хезмәтләре үтемле булмавыннан, ярдәм күрсәтү шартларыннан зарланулар 13 процент тәшкил итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты әйтүенчә, Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорскта аеруча күп зарланалар. "Моны безнең кешеләр яза бит. Бездән реакция булырга тиеш. Авыру кеше болай да борчулы була, шуңа күрә игътибар белән карарга кирәк", - диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз