news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Медиалогия» версиясе буенча төбәк башлыклары топ-5 рейтингына керде

Татарстан Президенты медиаиндексы февраль аенда 2019 елның гыйнвары белән чагыштырганда 7 позициягә арткан.

Рөстәм Миңнеханов «Медиалогия» версиясе буенча төбәк башлыклары топ-5 рейтингына керде
архив

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов февраль нәтиҗәләре буенча массакүләм-мәгълүмат чараларында иң телгә алына торган Россия төбәкләре җитәкчеләре рейтингында 5нче урынны алды. Татарстан Президенты медиаиндексы 2019 елның гыйнвары белән чагыштырганда 7 позициягә арткан.

«Медиалогия» рейтингы буенча беренче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин саклап калды, икенче урынны Санкт-Петербург башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Беглов, өченче урынны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев алды. Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров гаммәви мәгълүмат чараларында искә алу буенча дүртенче булды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановның медиаиндексның үсеше күбесенчә Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанга килүе, шулай ук Сочидагы Россия инвестицион форумында катнашуы белән бәйле.

«Февраль ае Татарстан өчен бик бай булды. Бездә Владимир Путин катнашында Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Моннан тыш, дәүләт башлыгының җәмәгатьчелек белән көн тәртибендәге төп мәсьәләләре буенча фикер алышуының яңа форматы булды, бу да Казанда узды. Шулай ук февраль аенда Татарстанга эш сәфәре белән берничә федераль министр килде.

Рөстәм Нургалиевич февраль аенда эшлекле элемтәләр урнаштыру буенча актив эшне дәвам итте. Сочидагы инвестицион форумда ул ике мәйданчыкта төп спикерларның берсе буларак катнашты, бу исә башка төбәкләр ягыннан Татарстан тәҗрибәсенә карата киң кызыксыну турында сөйли», – диде Галимова.

Февраль аенда Татарстан Республикасы Президенты Россия делегациясе составында IDEX-2019 бөтендөнья оборона күргәзмәсендә булды, дип искә төшерде ул. Ә ай ахырында Германиягә эш сәфәренең бер көнендә ул эре компанияләр белән берничә төп очрашу үткәрде. «Хәер, Рөстәм Нургалиевич ай саен тыгыз эшчәнлектә. Бу аның күп еллар дәвамында гадәти эш графигына кергән инде», - дип өстәде Лилия Галимова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100