Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов май аенда АКШка сәфәре кысаларында Силикон үзәне белән танышырга ниятли
Татарстан Президентының Техас һәм Калифорниягә эш сәфәре килештерү этабында, дип хәбәр иттеләр Казан Кремлендә.
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов май аенда Америка Кушма Штатларына эш сәфәре кысаларында Калифорния һәм Техастагы Силикон үзәне белән танышырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Май аенда Рөстәм Миңнеханов АКШка сәфәр кылырга ниятли, хәзерге вакытта шул исәптән РФ Тышкы эшләр министрлыгы линиясе буенча да визитны килештерү процедурасы үткәрелә. Шулай ук безнең Тышкы элемтәләр департаменты илебезнең аерым штатлардагы генераль консуллыгы белән консультацияләр үткәрә. Без ике шәһәрдә - Техас һәм Калифорниядә булачакбыз», - диде Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, ТР Президенты АКШка сәфәре кысаларында зур компания башлыклары (аларның исемнәре әлегә хәбәр ителми) белән очрашырга ниятли. «Калифорниядә урнашкан Силикон үзәнендә әлеге өлкәдәге яңалыклар белән танышачакбыз», - диде Галимова.
Казан Кремле вәкиле искәрткәнчә, 2018 елда АКШ Татарстан икътисадына керткән инвестиция күләме буенча беренче урынны алган. «Барлык инвестицияләрнең 35 проценттан артыгы шушы илнең резидентлары өлешенә туры килә. Әлеге сәфәр инвестицияләр күләмен алга таба тагын да арттырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», - диде Галимова.
Кичә ТАСС агентлыгы, Россиянең Хьюстондагы генераль консулына сылтама ясап, ТР Президентының АКШка сәфәр кылачагы хакында хәбәр иткән иде. Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган конференциядә катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз