Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов математика буенча Европа олимпиадасында җиңүчеләр белән очрашты
Дистанцион форматта узган очрашуда Казан лицеенда укучыларның әти-әниләре һәм укытучылары катнашты.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кызлар өчен оештырылган математика буенча Европа олимпиадасында призлы урыннар яулаган Казанның 131нче лицее укучылары белән онлайн-очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда кызларның әти-әниләре, шулай ук укытучылары катнашты. Коронавирус инфекциясе таралу аркасында быел олимпиада дистанцион форматта узды. Составында дүрт кеше булган Россия җыелма командасы өч – алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Казан лицее кызлары: X сыйныф укучысы Розалина Миргалимова – алтын, VIII сыйныфта укучы Ралинә Йосыпова көмеш медальгә лаек булды.
Президент кызларны югары казанышларга ирешүе белән котлады. «Бу уңышны һичшиксез ныгытырга кирәк. Сезнең компетенцияләр дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек бирә. Бу бүген бик тә мөһим», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстанда олимпиада хәрәкәтен үстерү буенча бик күп юнәлешләр гамәлгә ашырылуын – Республика олимпиада үзәге һәм аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган белем бирү учреждениеләре эшләвен искәртте. Боларның барысы да уңай нәтиҗәләр бирә, дип билгеләп үтте республика Президенты.
Ул шулай ук укучыларның әти-әниләре һәм педагогларына да рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз