Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзелеше тармагы предприятиеләренә бүген бердәм булырга кирәк”
Республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре эре проектларны гамәлгә ашыра, югары технологияле производстволар булдыра, диде Президент
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның машина төзелеше тармагы предприятиеләренә бүген бердәм булып, көчләрен координацияләү зарур. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР машина төзелеше комплексы предприятиеләренең координацион советының икенче утырышында шул хакта ассызыклап узды.
Утырыш "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмәләр үзәгендә ачылган "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 14 нче күргәзмәсе кысаларында үтте. ТР машина төзелеше тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов алып барды. Аның эшендә, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләреннән тыш, әйдәп баручы Россия оешмалары, эре чит ил компанияләре вәкилләре дә катнашты.
Равил Зарипов теләсә нинди ил икътисадында мөһим урыннарның берсен машина төзелеше тармагы биләп торуын шәрехләп үтте. Татарстанга килгәндә, бүгенге көндә тармакта 150 урта һәм эре предприятие исәпләнә, аларда 140 мең кеше эшли.
Рөстәм Миңнеханов машина төзелеше үсеше буенча координацион советы гамәлләренең республика, шулай ук бөтен ил өчен гаять актуаль булуына басым ясады. “Утырышта чит ил компанияләре вәкилләре дә катнашуы сөендерә. Татарстан – Россия Федерациясенең куәтле потенциалга ия алдынгы төбәкләренең берсе. Узган елда сәнәгать продукциясе күләме 1,5 трлн тәшкил иткән иде, быел 1,65 трлн булыр дип фаразлыйбыз”, - дип белдерде Президент.
Республика башлыгы машина төзелеше тармагы предприятиеләренә безнең ил, чит ил партнерларын җәлеп итү юнәлешендә һәм башка мәсьәләләрдә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм Татарстанда өзлексез һөнәри белем бирү ресурс үзәкләре челтәре булдырылуы турында билгеләп узды. “Ел саен шундый үзәкләр ачарга ниятлибез. Быел инде бишне булдырдык һәм нәтиҗәләрен дә күрәбез. Бу бик әһәмиятле эш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент ассызыклаганча, республикада сәнәгатьне модернизацияләүгә, инновацияләргә аерым игътибар юнәлтелә. Ул шулай ук республикада уникаль инжиниринг лазер технологияләре һәм медицина симуляторлары үзәкләре булдырылганын искәртеп узды. Шундый үзәкләрнең берсе декабрь аенда ачылырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, “Россия тимер юллары” ААҖ, “Газпром” ААҖ, “Роснефть”, “Росагролизинг” кебек эре компанияләрне Татарстанның машина төзелеше тармагы предприятиеләре продукциясе белән тәэмин итү күләме узган елда 14 млрд сумны тәшкил итсә, быел ул 20 млрд сум дәрҗәсендә булыр дип фаразлана.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре эре проектларны гамәлгә ашыра, югары технологияле производстволар булдыра. “Республикада көндәшлеккә сәләтле җиһазларны һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертү өчен алшартлар тудырыла", - дип ассызыклады Президент. Ул республиканың машина төзелеше предприятеләре актив катнашырга тиешле федераль программалар булуын билгеләп узды.
“Илбашы сәнәгать сәясәтенең өстенлеге итеп импортны алмаштыруны билгеләде, партнерлар белән җайга салынган эшчәнлек алып барылырга, рисклар мөмкин кадәр киметелергә тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы үз территориясендә чит ил компанияләре производстволарын урнаштыруга әзер булырга тиеш.
“Минемчә, бүгенге утырышта кызыклы тәкъдимнәр күп булачак. Машина төзелеше тармагы предприятиеләренә бүген берләшергә, көчләрен координацияләргә кирәк”, - дип төгәлләде Президент чыгышын.
Утырышта Илкүләм авиация технологияләре институты генераль директоры, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Олег Сироткин, Бөтенроссия авиация материаллары институты генераль директоры, РФА академигы Евгений Каблов, Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз