Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” күргәзмәсе ачылышында катнашты
Күргәзмәдә барлыгы 149 компания катнаша
(Казан, 3 декабрь, "Татар- информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмәләр үзәгендә 14 нче халыкара “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” һәм 9 нчы махсуслаштырылган “TechnoСварка” күргәзмәләре ачылды.
Аның ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Илкүләм авиация технологияләре институты генераль директоры, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Олег Сироткин, Бөтенроссия авиация материаллары институты генераль директоры, РФА академигы Евгений Каблов, ТР Сәнәгать-сәүдә палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов һәм башкалар катнашты.
"Елдан-ел күргәзмәдә катнашучылар саны артуы сөендерә, быел аларның саны инде 149 га җиткән", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. Президент кичә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев катнашында чаралар узганын искәртеп, "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексында яңа установка куелуын, Премьер-министрның Яр Чаллыда "Ford Sollers" яңа заводы ачылышында, "КАМАЗ" заводында булганын аныклап үтте. Ул ассызыклаганча, бу республикабызда машина төзелеше киң колач җәюе, бу өлкәнең үсеш кичерүе турында сөйли. Куәтле модернизациядән һәм партнерларыбыз ярдәменнән башка ирешеп булмас иде моңа, шуңа күрә күргәзмә кебек мәйданчык булуы бик яхшы", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул чыгышын тәмамлап, күргәзмәдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Виктор Семенов Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Деннис Мантуров исеменнән сәламләде.
Илкүләм авиация технологияләре институты генераль директоры, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Олег Сироткин бүгенге көндә Татарстанның Россия күләмендә инновацион сәясәт лидерларының берсе булуын билгеләп узды. "Республикада компетенция үзәкләре, аерым алганда, лазер технологияләре үзәкләре булдырыла, авиа һәм двигательләр төзелешендә сезнең мөмкинлекләрегез зур. Чыннан да, Татарстан Россиядә сәнәгать үсеше өчен зур әһәмияткә ия", - дип билгелп узды ул. Аннан соң шәрәфле кунаклар символик тасманы кисеп, күргәзмә экспозициясе белән танышуга кереште.
Күргәзмәләр эшендә Россия төбәкләреннән машина төзелеше предприятиеләре, машина төзелеше һәм эретеп ябыштыру җиһазларын, инновацион технологияләрне тәкъдим итүче чит ил компанияләре, югары уку йортлары катнаша. Быел күргәзмәнең экспонатлары буларак Россиянең 28 шәһәреннән һәм дөньяның 4 иленнән 149 компания, шлай ук дөньяның 15 иленнән продукция җитештерүче оешмалар тәкъдим ителгән.
Экспонентлар арасында, традицион төстә, "Күргәзмәләрнең иң яхшы продукты" конкурсы узачак. Аның максаты белгечләрне эшләнмәләр ясауга, производствода агымдагы технологик процессларны камилләштерүгә этәргеч бирүдән гыйбарәт. Күргәзмәләр барышында "Татарстан Республикасының җитештерү субконтрактациясе үзәге" тарафыннан Халыкара субконтрактлар биржасы эше оештырылачак, анда Россия һәм Ауропаның 10 компаниясе гомуми суммасы 800 млн сум булган заказларын урнаштырачак. Халыкара субконтрактлар биржасының максаты Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрнең кече, урта һәм эре сәнәгать предприятиеләре арасында кооперация элемтәләрен киңәйтүдән гыйбарәт.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз