news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Машина төзү тармагы - Татарстан горурлыгы"

Казанда машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган тантана узды

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында, машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды. Ул "Кешеләр - машиналар - вакыт" интерактив прологы белән ачылды.

Иң элек тантанада катнашучыларга "Бүгенге көндә Татарстанның машина төзелеше" видеоролигы күрсәтелде.

Аннары машина төзү тармагы вәкилләренә котлау сүзләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте: "Бүген без машина төзүчеләргә дан җырлыйбыз. Татарстанда 150 дән артык урта һәм эре машина төзү предприятиесендә 140 мең кеше хезмәт күрсәтә - бу зур горурлык. Республикада машина төзү тармагы куәте шактый югары. Кайда да булса илебезгә презентация уздырганда, республикадагы производстволарны, күптөрле машиналар, очкычлар, вертолетлар җитештерелүен белеп, моңа бик гаҗәпләнәләр, чөнки югары үсеш алган күп кенә илләрдә дә моның кадәр производство юк", - диде.  Рөстәм Миңнеханов тармак үсешенә ветераннарның да саллы өлеш кертүен ассызыклап узды. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, машина төзү тармагы гади түгел: ул квалификацияле белгечләр таләп итә.

Президент бүгенге тантанада, предприятие җитәкчеләре белән беррәттән, машина төзү тармагын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүче уку йортлары җитәкчеләре катнашуын да билгеләп узды. "Бүгенге көндә машина төзү тармагы модернизацияләнә, яңа предприятиеләр барлыкка килә. Якын киләчәктә машина төзелеше өлкәсе республика үсешенең җитди нокталарының берсе булачагына ышанам", - дип ассызыклады Р. Миңнеханов. Ул ветераннарга, предприятие башлыкларына, кадрлар әзерләүче звеноларга рәхмәтен җиткерде. Президент машина төзелеше комплексы продукциясенә ихтыяҗ артуына басым ясады. "Россия Президенты импортны алмаштыру бурычын куйды һәм Татарстан моңа үзеннән лаеклы өлеш кертәчәгендә шигем юк. Мин ышанам: бу бурычны хәл итә алырбыз", - диде Р. Миңнеханов.

Чыгышыннан соң Президент тармак алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантанада шулай ук машина төзелеше комплексы ветераннары, хезмәт династияләре, кече предприятиеләр, яшь инжерлар бүләкләнде. Республикада техник түгәрәк җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Бәйрәм ТР җырчылары, бию коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.  Тантана барышында шулай ук РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровтан тәбрикнамә укылды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстанның машина төзелеше комплексы җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм машина төзү предприятиеләре ветераннары, уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары катнашты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100