news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музее белән танышты

ТР Президенты мәктәп укучылары, студентлар белән эшләү ничек оештырылуы турында, яшьләр арасында музейның популярлык дәрәҗәсе белән кызыксынды.

Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музее белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 22 март, “Татар-информ“). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музеенда булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей хезмәткәре Рөстәм Миңнеханов өчен кыска гына экскурсия үткәрде, музей эшчәнлеге һәм анда оештырылган күргәзмәләр турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук музей эшчәнлеген оештыру принциплары, музей бинасының һәм аның залларының структурасы белән танышты.

  • Музей Марсельдә 2013 елда оештырылган.

Коллекциянең төп өлеше корабльләр причалын үзгәртеп корылган бинада урнашкан. Икенче өлеше – Fort Saint-Jean фортының үзгәртеп корылган бинасында. Музей территориясендә тагын күп төрле чаралар: тамашалар, концертлар һәм балалар өчен күңел ачулар уздырыла. Музей вәкиле хәбәр иткәнчә, бүген монда 300ләп хезмәткәр эшли.

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары, студентлар белән эшләү ничек оештырылуы турында, яшьләр арасында музейның популярлык дәрәҗә белән кызыксынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot