news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Airbus Helicopters компаниясендә булды

Рөстәм Миңнеханов Airbus Helicopters компаниясе җитәкчелеге вәкилләренә Татарстан компания белән хезмәттәшлек итәргә тели дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Airbus Helicopters компаниясендә булды
инстаграм

(Казан, 22 март, “Татар-информ“). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциягә эшлекле сәфәре кысаларында Марсельдә  Airbus Helicopters компаниясендә булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Airbus Helicopters – дөньяда вертолётлар җитештерү буенча зур компанияләрнең берсе. 

Рөстәм Миңнехановка кыскача гына Airbus Helicopters команиясен һәм аның Airbus бүлекчәсен оештыру, шулай ук граждан һәм хәрби вертолетлар төзелеше өлкәсе турында сөйләделәр. 

Airbus Helicopters компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән аралашу вакытында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан компания белән мөмкин булганча хезмәттәшлек итәргә тели.

ТР Президенты искәрткәнчә, Казан вертолетлар заводы Россиянең алдынгы вертолетлар төзүче заводларының берсе булып тора. Татарстанда бу өлкәдә зур тәҗрибә тупланган. Бүген Казан вертолетлар заводы («Россия вертолетлары» холдингына керә) вертолетлары бөтен дөньяга мәгълүм һәм уңышлы рәвештә экспортлана.

Рөстәм Миңнеханов, ике яклы хезмәттәшлек өчен күп юнәлешләр бар, дип ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100