Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Марат Хөснуллинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары бүләкнең аның өчен көтелмәгән булуын әйтте.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән өлеше, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышлары өчен бүләкләнде. Ул бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итте.
«Рәхмәт! Бик көтмәгәндә һәм күңелле. Татарстанга хезмәт итәм!» — диде Хөснуллин.
Шулай ук медальләр белән РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, «Дигинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, хезмәт ветераннары бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, «ТАССР төзелүгә 100 ел» беренче медале белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз