Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Манамада Бәһрәйн президенты белән очрашачак
Бүген Татарстан Президенты Бәһрәйн Корольлегенә эшлекле сәфәр белән килде.
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнда “Формула-1” этабын караячак. Бүген ул Бәһрәйнга эшлекле сәфәр белән килде. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Р.Миңнеханов Манамага килгәч, Корольлек хакимияте кыска очрашу чарасы оештырды. Аннан Бәһрәйн хакимияте вәкилләре белән сөйләшү булды.
Иртәгә Татарстан Президенты Бәһрәйн Премьер-министры Халифә бән Сәлман Әл-Хәлифә һәм башка рәсми затлар белән очрашачак. “Формула-1” узышы илгә сәфәрнең рәсми булмаган өлешендә оештырыла. Шулай ук Иске шәһәрдәге Мөхәррәк тарихи районы буенча экскурсия планлаштырыла.
Татарстан өчен Корольлекнең инвестияцияләре кызыклы. Аерым алганда, "хәләл яшәү рәвеше" һәм "партнерлык банкингы" буенча. Нефть химиясе өлкәсендә технологияләр белән алмашуны көйләү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, Татарстан Бәһрәйнны республиканың машина төзелеше предприятиеләре продукциясе белән тәэмин итүдә кызыксына.
Татарстан Бәһрәйнга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итәргә җыена. Фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә мөнәсәбәтләр төзү турында ниятләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз