news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мамадышта урып-җыю эшләре барышы белән танышты

Мамадыш районында урып-җыю эшләре якындагы берничә көндә төгәлләнер дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Мамадышта урып-җыю эшләре барышы белән танышты
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мамадышка сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Мамадыш районында урак өстенә 28 июльдә төштеләр. Бүгенге көнгә 9,6 мең гектарда, ягъни мәйданнарның чирек өлешендә урып-җыю эшләре башкарылган. Барлыгы 30 мең тонна ашлык, шул исәптән 20 мең тонна уҗым бодае, 5 мең тонна чамасы уҗым арпасы җыелган. Урып-җыю эшләре якындагы берничә көндә төгәлләнер дип көтелә.

Мамадыш районында уңыш республикада иң яхшыларының берсе. Биредә гектардан 30 ц чамасы уңыш җыялар.

news_right_1
news_right_2
news_bot