Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында урып-җыю кампаниясен бәяләде
Соңгы мәгълүматлар буенча, бөртекле культуралар үсә торган 37 мең гектар мәйданнан 40 процент уңыш җыеп алынган.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында эш сәфәрендә булды. Анда урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәмәк авылы янындагы кырда Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм Мамадыш муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Бүгенгә бөртекле культуралар чәчелгән 37 мең гектардан бөртеклеләрнең 40 проценты җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 43,5 центнер тәшкил иткән. 62 мең тонна ашлык суктырылган. Кырларда урып-җыю чорына ике сменалы эш оештырылган.
«Районда 182 тонна сөт савыла, ягъни бер сыерга 28 кг туры килә», — диде Анатолий Иванов. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда узган ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән.
Мамадыш районында уҗым культураларын чәчү эшләре башланды, барлыгы 15 мең гектар мәйданда көзге чәчү планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Түбән Тәкәнеш авылында «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы көче белән реконструкцияләнгән шәхси спорт комплексында булды. Анда Спорт комплексын урнаштыру өчен биш ай эчендә бина ремонтланган. Бу эш инвстор акчасына башкарылган. Универсаль спорт комплексында мини-футбол залы, көрәш залы, тренажер залы, теннис залы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз