Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә Forest City эко-шәһәрен төзү эшләре белән танышачак
Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре белән Джохор-Бару шәһәренә килде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә Forest City эко-шәһәрен төзү эшләре һәм «Искәндәр» икътисади үсеш зонасы белән танышачак. Ул эш сәфәре белән Джохор-Бару шәһәренә килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Джохор-Бару каласында ТР Президенты Штатның солтаны Джохор Ибраһим Исмаил белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә рәсми очрашуда төшерелгән фото урнаштырган.

- Джохор-Бару – Малайя ярымутравының көньягында урнашкан Джохор солтанатының башкаласы. Бүгенге көндә ул халык саны буенча илнең мәркәзе Куала-Лумпурдан кала икенче урында тора. Хәзерге вакытта шәһәрдә тизләтелгән урбанизация этабы бара, шуның нәтиҗәсендә биредә яңа заманча микрорайоннар үсеп чыга. Forest City инновацион эко-шәһәре һ.б. кайбер проектлар шулар исәбенә керә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз