Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Малайзия компаниясе белән Казан агломерациясен үстерү турында сөйләште
Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, PEMANDU компаниясенең территорияләрне социаль-икътисади үстерүдә тәҗрибҗәсе бар.
(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген PEMANDU Малайзия компаниясе делегациясе белән очрашып, Казан агломерациясен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
- PEMANDU (Performance Management and Delivery Unit) 2009 елда Малайзия икътисадын торгызу максатыннан оештырылган. 2017 елда бөтен бурычларны башкаргач, PEMANDU приватизацияләнгән.
Бүген компания стратегик дәүләт идарәсе өлкәсендә башка илләргә киңәшләр, консультацияләр бирә. Сбербанк, Федераль юл агентлыгы, Россия экспорт үзәге һәм башка оешмалар белән Россиядә хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар.
Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, PEMANDU компаниясенең территорияләрне социаль-икътисади үстерүдә тәҗрибҗәсе бар. Казан, Чаллы һәм Әлмәт. "Казан агломерациясе - төп һәм сезнең өчен кызыклы", - диде ул.

Очрашуда Казан агломерациясен үстерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. PEMANDU вәкилләре фикеренчә, агломерациянең төп үзәге Казан финанс районы була ала.
Малайзия делегациясе шулай ук махсус "лаборатория"ләрдә проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен кайтарырга тәкъдим итте, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз