news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов М7 трассасында сәүдә базары оештыру формасын табуны йөкләде

Татарстан Президенты сәүдә итүдә эшмәкәрләрнең тигез катнашу мөмкинлеге булуы мөһим дип искәртте.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшмәкәрлек берлегенең күчмә утырышы йомгаклары буенча М7 трассасында сәүдә базары оештыру формасын табуны йөкләде. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов социаль челтәрләрдәге битендә җиткергән.

«Татарстан Республикасы Президенты Татарстан фермерларын һәм эшмәкәрләрен тигез, гадел сату урыны белән тәэмин итәрдәй схема булдыру эшен азакка җиткерүне йөкләде. Республикада һәр авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең канунлы сәүдә урыны алу мөмкинлеге булырга тиеш», – диелгән Нагуманов хәбәрендә.

Төп бурычның берсе булып, сәүдә мәйданнарының заманча һәм уңайлы, санитар кагыйдә таләпләренә туры килә торган, сервис дәрәҗәсе югары, юл куркынычсызлыгы саклануы һәм сатып алучыларга җайлы булырга тиешлеге тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100