news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Рөстәм Миңнеханов һәм Юлия Тимошенко Татарстан-Украина хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты

^Рөстәм Миңнеханов һәм Юлия Тимошенко Татарстан-Украина хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). 9 апрельдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның Украинага визиты вакытында илнең Премьер-министры Юлия Тимошенко белән очрашу вакытында "Укртатнафта" ЯАҖ үсешенең перспективалары һәм ике яклы хезмәттәшлеккә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

Яклар Татарстан һәм Украинаның партнерлык мөнәсәбәтләренә һәм нефть эшкәртү тармагында хезмәттәшлекне ныгытуга кагылышлы актуаль мәсьләләр буенча фикер алышты. ТР Министрлар Кабинетының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Р.Миңнеханов Украина Премьер-министры белән очрашуда Татарстанның Россия Федерациясенең икътисади яктан үсеш алган субъекты буларак мөмкинлекләре турында сөйләде. Безнең республикада Россиянең фән, мәгариф һәм сәнәгать потенциалының шактый зур өлеше тупланган һәм еллар дәвамында иң югары социаль-икътисади үсеш темплары саклана. Соңгы елларда республикада уңай инвестицион климат урнашты, ул халыкара рейтинг агентлыклары бәяләмәләре белән раслана. "Укртатнафта" ЯАҖ үсешенең перспективалары, Кременчуг нефть эшкәртү заводының эшчәнлеге һәм аның көуәтләрен модернизацияләү турында сүз барды.

Киевта таралган рәсми пресс-релизда хәбәр ителгәнчә, йомгаклау матбугат конференциясендә Украина Премьер-министры Юлия Тимошенко Украина һәм Татарстанның "Укртатнафта" ЯАҖ уртак проекты буенча хезмәттәшлек итүдә уңай тәҗрибәне билгеләп үткән. "Безнең нефть эшкәртү заводларын Украинага туры килгән ресурс өлеше белән берләштерү белән бәйле барлык проектларга теләктәшлек белдерәбез. Әгәр без ресурс һәм эшкәртүне берләштермәсәк, заводны нефть белән тәэмин итү катлаулы булачак, чөнки Украинаның андый ресурслары юк. Шуңа күрә мин берләштерүне хуплыйм", - дип ассызыклаган Ю.Тимошенко.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Киевка визиты вакытында Украинаның җылылык һәм энергетика министрының беренче урынбасары, "Нафтогаз Украина" рәисе Алексей Ивченко белән очрашты һәм бу структура идарәсендә, шулай ук Татарстанның Украина Республикасындагы Сәүдә-икътисади вәкиллегендә дә булды.

Украина ягы белән сөйләшүләр вакытында үзара сәүдәне киңәйтү, уртак проектларны гамәлгә кую максаты белән делегацияләр белән алмашу, тауар җитештерүчеләр өченә уңышлы хезмәттәшлек урнаштыру турында килешенде. Бүгенге көндә ике яклы эшлекле партнерлыкның перспективлы юнәлешләре булып, Украинага "КамАЗ" ААҖ продукциясен сату, Киев авторемонт заводында "КамАЗ" йөк машиналарын җыюны, Татарстан һәм Украина оешма һәм предприятиеләренең судно төзелеше, авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә куюда хезмәттәшлеге активлаштыру тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot