Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Зубков «Казанькомпрессормаш»ның яңа цехы нигезенә таш салды
Зур компрессорлар җитештерү цехында 300дән артык югары квалификацияле белгеч эшләячәк.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Газпром» ГАҖ советы рәисе Виктор Зубков «Казанькомпрессормаш» заводының яңа цехы нигезенә беренче ташны салдылар. Анда сыеклатылган табигый газ җитештерү технологиясенең төп элементы булган зур компрессорлар җитештереләчәк.
2030 елга сыеклатылган табигый газ белән тәэмин итү 300 миллиард куб.метрдан артачак һәм 700 млрд куб. метрга җитәчәк, диде Виктор Зубков. Россиянең бурычы - табигый газ экспорты буенча лидерлык позициясен алу, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов яңа цех читтән кертелгән товарны алмаштыру сәясәтендә зур роль уйнарга тиешлеген әйтте.

«Санкцияләр безне уйланырга мәҗбүр итте. Күрәсезме, бездә иң заманча технологияләр гамәлгә ашырылды, диде ТР Президенты. – Казанькомпрессормаш, ГМС төркеме, КМПО башка эре предприятиеләр “Газпром“ның элеккеге партнерлары булып тора. Моннан тыш, Татарстан – табигый газны иң күп кулланучы.
2016–2018 елларда Казанькомпрессормаш «Газпром» ГАҖ 10 миллиард сумлык товар белән тәэмин иткән.
Яңа цех 12 мең кв метрдан артык мәйданда урнашачак. Анда 300дән артык югары квалификацияле белгеч эшләячәк. Проектны гамәлгә ашыру планы буенча яңа цехта 2020 елда компрессорлар җыя башлаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз