news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мөслимнең мәгариф системасына уңай бәя бирде

Президент, Мөслим тәҗрибәсен өйрәнү өчен, белгечләргә бирегә кабат килергә кирәклеген әйтте.

(Мөслим, 15 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдәге мәгариф системасындагы үзгәрешләрдән бик канәгать калды. Алай гына да түгел, Мөслим тәҗрибәсен ул өйрәнерлек өлге итеп китерде. Бу хакта Президент мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышында ясаган чыгышында белдерде.
 
“Мөслим үрнәгендә объектлар ни дәрәҗәдә компактлы, нәтиҗәле урнашканын күрәбез. Бу конструкция бербөтен булып эшли. Мин монда тикмәгә генә килмәгәнбездер, дип ышанам. Район ел дәвамында шулкадәр алга китте ки, шулкадәр күләмле эш башкарылган һәм, иң мөһиме, дөрес итеп”, – дип Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итте һәм үз белгечләрен бирегә аерым җибәрүләрен сорады.
 
“Һәр территориянең үз эшләнмәләре бар, билгеле, әмма мондагы эшләр файдага башкарылганы күренеп тора. Эшчәнлек рәвеше, телләр мәсьәләсендә дә эш яхшы оештырылган. Монда дөрес карарлар, кызыклы эшләнмәләр күп”, – дип белдерде Президент.
 
Рөстәм Миңнеханов чыгышында белем бирүгә генә түгел, тәрбия, спортка да җитди мөнәсәбәт булырга тиешлеген әйтте. Ул балалар бакчасы этабын мөһим чор дип билгеләп узды. “Балалар бакчасы ул мәктәп яшен көтә торган бина түгел, ул – үзе дә җитди мәктәп. Төп белем һәм күнекмәләрне бала шунда ала. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә җитди карарга кирәк”,– дип кисәтте Президент.
 
“Без санитария, янгынга каршы чараларны үтәү зарурлыгын, балаларның юлда куркынычсызлыгын, туклану сыйфатын да кайгыртырга тиешлегебезне аңларга тиеш”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
 
Чыгышын төгәлләп, республика җитәкчесе якынлашып килүче яңа уку елы башы белән тәбрикләде. Уку елы башына барысы да әзер булырга тиешлеген искәртте. Аннары хезмәт алдынгыларына мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100